- тутый
- и. 1. Тропик урманнарда яшәүче аллы-гөлле, чуар каурыйлы кош; попугай 2. күч. Үз фикере булмыйча, кеше сүзләрен, фикерләрен кабатлаучы, кешегә ияреп эш итүче кеше. ТУТЫЙ КОШ – 1. Тутый (1) 2) күч. Кәпрәеп, эреләнеп йөрүче кеше тур. 3) күч. Бик чуар төстәге киемнәр кигән кеше тур.. ТУТЫЙ КҮЗ – зоол. Чуар төстәге төн күбәләкләренең берсе; рус. Павлиний глаз
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.